16+

Татарстан кече шәһәрләрдә шәһәр мохитен булдыруга 1,5 миллиард сумлык грант отарга мөмкин

Татарстанның 24 проекты Бөтенроссия грант конкурсы финалына узган.

Татарстан кече шәһәрләрдә шәһәр мохитен булдыруга 1,5 миллиард сумлык грант отарга мөмкин

Татарстанның 24 проекты Бөтенроссия грант конкурсы финалына узган.

Татарстан Республикасында 24 проект кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә шәһәр мохитен булдыру өчен иң яхшы проектлар буенча Бөтенроссия грант конкурсы финалына узган. Бу хакта Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман үз Instagram битендә хәбәр итә.
“Экспертлар күзлегеннән караганда, без - илдә иң яхшылар. Башлыклар һәм архитекторлар белән айлар буе төнгә кадәр эшләү юкка булмаган. Хәзер безне федераль комиссиянең нинди бәя бирүе кызыксындыра”, - дип язган Фишман.
Проектларны яклау 27 майга билгеләнгән.
Наталия Фишман финалга чыгу буенча республика нәтиҗәләрен белдерде.
Кече шәһәрләр 50 — 100 мең: Яшел Үзән (1нче урын), Алабуга (2нче урын), Бөгелмә (3нче урын), Чистай (4нче урын), Лениногорск (5нче урын).
Кече шәһәрләр 20 — 50 мең: Буа (1нче урын), Зәй (2нче урын), Азнакай (5нче урын), Нурлат (6нчы урын), Арча (13нче урын), Баулы (15нче урын).
Кече шәһәрләр 10 — 20 мең: Минзәлә (2нче урын), Кукмара (3урын), Мамадыш (4 урын), Тәтеш (5 урын), Әгерҗе (6 урын).
Кече шәһәрләр 10 меңгә кадәр: Лаеш (3нче урын), Болгар (11нче урын), Иннополис (12нче урын).
Тарихи урыннар: Алабуга (1нче урын), Биләр (2нче урын), Менделеевск (4нче урын).

Татар-Информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading