16+

Татарстан Иваново өлкәсе һәм Ирак белән хезмәттәшлекне ныгытырга җыена

Кичә Рөстәм Миңнеханов Иваново өлкәсе губернаторы Павел Коньков белән очрашты. "Татарстан белән Иваново өлкәсе арасында ике яклы хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр, юнәлешләр җитәрлек", - дип искәртте Татарстан лидеры. Иваново өлкәсе Россиянең текстиль сәнәгате үзәге санала. Ивановода Россия автокраннарының 70 проценты җитештерелүе дә күп нәрсә хакында сөйли. "Ике як арасында эшлекле...

Татарстаннан Ивановога йөк һәм җиңел автомабильләр, кайбер азык-төлек һәм көнкүреш химиясе товарлары җибәрелә. Иваново өлкәсеннән исә зәркан эшләнмәләр, тукыма, җиһаз һәм ит продуктлары китерелә. Рөстәм Миңнеханов алга таба да әлеге өлкәдә товар җибәрү төрләрен һәм күләмнәрен арттырып булыр иде, ди. Павел Коньков исә:

- Алга таба да безнең элемтәләрне үстереп, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгу мөһим, - дип Татарстан лидерының тәкъдимнәрен хуплады.

Шулай ук кичә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Иракның Көрд автономияле районы "Корек Груп" идарәсе рәисе Сирван Барзани белән очрашты. Татарстан Ирак партнерлары белән икътисади хезмәттәшлекне яңарту белән кызыксына. Төгәлрәк әйткәндә, автономияле район территориясенә "КАМАЗ" автомобильләрен һәм "Ми-8", "Ми-17" вертолетларын кертә башлау турында сүз бара. Шулай ук безнең Республика нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәсендә дә ике яклы хезмәттәшлекне үстерергә планлаштыра икән.

Сирван Барзани да очрашу вакытында Татарстанның икътисади куәте белән танышырга теләвен, үзара хезмәттәшлекне җайга салырга омтылуын яшермәде. Эшлекле сәфәр барышында Ирак вәкилләре Казан вертолет заводында, республиканың нефть эшкәртү һәм нефть химиясе предприятиеләрендә дә булдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading