16+

Татар шәмаилләре конкурсы үткәрелә

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шәмаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннан, конкурс уздырылу турында хәбәр итә. Татар шәмаиле конкурсы нәзарәт тарафыннан оештырылган "Минем өемнең шәмаиле" республика акциясе кысаларында үткәрелә. Конкурс җиңүчеләре берничә номинация буенча ачыкланачак. Конкурста катнашкан иң яхшы шәмаилләр күргәзмәсе «Кол Шәриф» мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр...

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, шәмаилләргә бәйле традицияләрне саклау һәм ныгыту максатыннан, конкурс уздырылу турында хәбәр итә. Татар шәмаиле конкурсы нәзарәт тарафыннан оештырылган "Минем өемнең шәмаиле" республика акциясе кысаларында үткәрелә. Конкурс җиңүчеләре берничә номинация буенча ачыкланачак. Конкурста катнашкан иң яхшы шәмаилләр күргәзмәсе «Кол Шәриф» мәчетендә 15 майдан алып 15 июльгә кадәр уздырылачак. Конкурска килгән эшләрне профессиональ жюри һәм 15-21 май көннәрендә үткәреләчәк тавыш бирүдә катнашучылар бәяли. Җиңүчеләр 21 майда - Идел буе Болгарында Ислам кабул итү көнендә игълан ителә. Конкурс эшләре фотосурәтләрен 25 апрельгә кадәр info@dumrt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Фотографияне җибәргәндә авторның тулы исеме, номинация һәм иҗат эше исеме күрсәтелергә һәм катнашучы хакында кыскача мәгълүмат язылган булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading