16+

«Татар моңы» бәйгесен «Яңа Гасыр» экраннарында күзәтегез

«Яңа Гасыр» телеканалы тамашачыларны «Татар моңы» яшь башкаручылар бәйгесе белән таныштырып бара. Быелгы бәйгенең иң кызыклы мизгелләрен һәм чын татар моңы ядкәрләрен күрмичә калмагыз.

«Яңа Гасыр» телеканалы тамашачыларны «Татар моңы» яшь башкаручылар бәйгесе белән таныштырып бара. Быелгы бәйгенең иң кызыклы мизгелләрен һәм чын татар моңы ядкәрләрен күрмичә калмагыз.

Бәйгедә 15 яшьтән 35 яшькә кадәрге татар музыкаль әсәрләрен башкаручылар, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр катнаша ала. Бәйге өч турдан тора. Беренче тур 4 ноябрьдә узды, анда бәйгедә катнашучылар үзләре башкарган музыкаль әсәрләрне аудио һәм видеоязмалар аша тапшырдылар. «Татар моңы» яшь башкаручылар бәйгесенең икенче һәм өченче турлары 21 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр «Яңа Гасыр» телеканалы экраннарына чыга. Иң көчлеләр генә «Татар моңы» бәйгесенең гала-концертында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булачак.

Бәйгедә катнашучылар өчен күренекле мәдәният әһелләре һәм татар эстрадасының билгеле җырчылары белән очрашу, алар белән мастер-класслар уздыру мөмкинлеге каралган.

Быел «Татар моңы» яшь башкаручылар бәйгесе түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: «Вокал, соло» (ир-ат һәм хатын-кызлар арасында), «Инструменталь башкару», «Вокаль һәм инструменталь ансамбльләр» һәм «Академик вокал». Шулай ук бәйгенең оештыру комитеты теге яки бу танылган композиторның истәлекле һәм юбилей датасына бәйле рәвештә ике яңа номинация өстәү хокукына ия.

Быелгы IX Халыкара яшь башкаручылар телевизион бәйгесендә хәтта Чехиянең Прага, Бөекбританиянең Лондон һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрләреннән яшь башкаручылар катнаша.

Бәйгенең алыштыргысыз жюри рәисе – Салават Фәтхетдинов, аның урынбасары – Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов. Жюри составында Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы Сәгыйть Хәбибуллин, Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев, баянчы Наил Сәгъдиев, эстрада җырчылары Резидә Шәрәфиева һәм Зөлфия Шакировалар бар.

Бәйгедә җиңүчеләр лауреат дипломы, истәлекле бүләкләр һәм акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Яшь башкаручылар бәйгесе 28 ноябрь көнне «Пирамида» концертлар залында зур гала-концерт белән төгәлләнә.
Искәртеп узыйк, «Татар моңы» яшь башкаручылар бәйгесенең бурычы булып татар халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау, яшь буынны милли мәдәни кыйммәтләр белән таныштыру һәм талантлы яшь башкаручыларны эзләү, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү тора.

Реклама хокукында

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading