16+

Татар мәктәбенә балалар җитми

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе — Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп - киләсе уку елына балалар кабул итүе хакында белдерә.

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбе — Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп - киләсе уку елына балалар кабул итүе хакында белдерә.

Мәктәптә 36 милләт баласы укый. Укучыларның 30 проценты — татарлар, дип яза Кызыл таң.

Мәктәп директоры Роза Шакирова белдерүенчә, бүген мәктәптә 441 бала укый. “Балалар саны җитә дип әйтмәс идем, бер йөзләп бала ала алсак, бик әйбәт булыр иде”, — ди ул.

Мәктәптә татар теле дәресләре барлык сыйныфлар өчен дә атнага бер генә тапкыр укытыла. Ул дәресләрне саф татар кешеләре укыта. Татар теле укытучылары - Русия гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәрләре.

Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәпнең музеенда “Әкият” түгәрәге эшли. Анда балалар татарча әкиятләр укый, аларны сөйли, фикер алыша. 1-4нче сыйныфларга түгәрәкләргә йөрү мәҗбүри, ә 5нче сыйныфтан башлап һәр бала үз теләге белән йөри.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading