16+

«Татар кызы» яңа форматка күчә

Бүген Башкортстан Республикасының Уфа каласында Халыкара "Татар кызы - 2017" бәйгесенең финалы уза. Бу - бәйгенең беренче тапкыр туган нигезеннән читтә оештырылуы. Моңарчы "Татар кызы" гүзәлләрне бары тик Чиләбе өлкәсендә генә җыя иде.

«Татар кызы» яңа форматка күчә

Бүген Башкортстан Республикасының Уфа каласында Халыкара "Татар кызы - 2017" бәйгесенең финалы уза. Бу - бәйгенең беренче тапкыр туган нигезеннән читтә оештырылуы. Моңарчы "Татар кызы" гүзәлләрне бары тик Чиләбе өлкәсендә генә җыя иде.

Сәхнәгә чыгар алдыннан төрле төбәктән килгән гүзәл кызларыбызны Татарстан Респубоикасы премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының "Милли шура" советы рәисе Василь Шәйхрәзиев сәламләде. Аның фикеренчә, татар кызлары гаиләне, дәүләтне саклап калучы бердәнбер көч.

- Иң беренче булып шундый милли җанлы балалар үстергәне өчен кызларның әти-әниләре, әби-бабаларына рәхмәт әйтәсем килә. Бу тәрбия киләчәк буынны үстерү өчен мөһим әйбер. Өйдә бала тәрбияләү тулысынча хатын-кыз өстендә бит. 2011 елда Чиләбе өлкәсеннән генә башланып киткән бәйге бүген киң колач җәйде. Лена ханыма шушы бәйгене уйлап табуы өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Хәзер инде без "Татар кызы"н дөньякүләм дәрәҗәгә чыгару ягын карыячакбыз. Сәләтле татар кызлары Калининградтан алып, Сахалига кадәр, Америкадан алып, Австралияга кадәр катнаша алачак. Җиңүче татар кызы бу бәйгене үз төбәгенә алып кайта, бәйге турында сөйләп татарлыкны күрсәтә алачак, - ди Васил Шәйхрәзиев.

Киләсе елларда татар кызларына таләп тагын да артачак. Əйтик, кызларның гаилә хәленә карыячаклар, кияүдәге кызлар бәйгедә катнаша алмаска мөмкин.

Бәйгедә тел белүгә таләпләр дә артачак.
- Элек без ничек тә күбрәк кызларны җәлеп итү максатыннан, сыйфат ягына, тел белүгә дә күз йомдык. Хәзер андый әйберләр булмаячак, - диде Васил Шәйхрәзиев.

Татарстанны Казан кызы Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading