16+

ТАССРның 100 ел уңаеннан китап чыкты

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты, Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты галимнәре белән берлектә, ТАССРның 100 ел уңаеннан китап чыгарган. Киләчәктә тагын кимендә шундый ике китап дөнья күрәчәк.

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты, Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты галимнәре белән берлектә, ТАССРның 100 ел уңаеннан китап чыгарган. Киләчәктә тагын кимендә шундый ике китап дөнья күрәчәк.

– Әлегә беренче томы гына басылып чыкты. Җыентыкка үткән гасырның 1917 елгы вакыйгаларына бәйле документлар, фотолар кертелде. Калган томлыклар үз эченә 1918-1920 елларны алыр дип уйлыйбыз. Беренче том белән бергә тарихи фотоларга бай булган альбом да чыгардык. Әмма аны фотоальбом дип кенә әйтәсе килми, ул фотомәгълүматларга бай эчтәлекле китап. Академик басма белгечләргә йөз тотып эшләнгән булса, фотоальбом гади халык өчен кызыклы булачак. Ул бүләк басма сыйфатында эшләнде, – дип сөйләде Архив комитеты рәисе Ирада Әюпова китапны тәкъдим итү чарасында.

Китапларны бер ел дәвамында Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты галимнәре әзерләгән. Моның өчен алар Татарстан архивларын гына түгел, Россия архивларын да өйрәнгән. Музейлар, китапханәләр белән элемтәгә кергәннәр. Хезмәткә аеруча күп көч куйган Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин сүзләренчә, җыентыкта әлегә кадәр беркайда да дөнья күрмәгән уникаль документлар да урын алган. Үз чорында ул тарихи вакыйгалар турында матбугатка язып чыккан журналистлар белән танышып аралашкан. Китапны төзегәндә шулар да файдаланылган. Документларның үзләре булмаса да, тарихи вакыйгалар турында язып чыккан газеталар ярдәмгә килгән.
– Тарихи документлар күп, аларның барысын да халыкка җиткерәсе килә, шуңа да җәмгысы ничә томлык китап чыгачагын төгәл генә әйтеп тә булмый. Эзләнүләр, өйрәнүләр дәвам итә, – диде ул.

«Татарстан АССР: оешу тарихы» дип аталган китап 1500 данәдә басылган. Нәшер итүчеләрнең сүзләренә караганда, әлеге хезмәтләрне чыгаруга 1 миллион 800 мең сум акча тотылган.
Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, яңа басмалар республиканың үткән тарихын, язмышын документаль чыганаклар аша күрсәтүе белән уникаль.


Татарстанның 100 еллыгына республика тарихы турында сайт булдырылды. Әлеге сайтны «Татарстан» журналы эшләгән, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. 100.tatarstan.ru сайтында Татарстан Энциклопедиясе институты, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты һәм республика архивлары ярдәмендә җыелган документлар һәм фотографияләр белән танышырга мөмкин.
Татарстан тарихын «Хронограф» рубрикасында, әләм һәм гербларны «Символика»да күзәтергә, шулай ук «Орден һәм бүләкләр тарихы» белән танышырга була.
Сайтта ТАССР тарихын булдыруга өлеш керткән шәхесләр, республика төзелү елларының кызыклы фактлары да урын алган. Сайт һәрдаим яңартылып торачак. Материаллар һәм архив документлары һәр көнне өстәләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading