Таиландның Пхаган утравында, наркотиклар белән сату иткән өчен, тумышы белән Чаллыдан булган 32 яшьлек Римма Куканова тоткарланган.
Бу хакта inkazan.ru хәбәр итә. Римма Куканова белән Америка гражданины – 44 яшьлек Энрико Санто Эбруссо күңел ачу урыннарында туристларга наркотик матдәләр саткан. Алар яшәгән фатирда барысы 145 грамм экстази, 1,58 грамм кетамин, 3,78 грамм метамфетамин, 1 грамм марихуана, үлчәү, пакетлар һәм 600 доллар җирле валюта табып алынган.
РБК хәбәр иткәнчә, Таиландта беренче категория наркотик матдәләр саклаган һәм саткан өчен алты айдан 3 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әгәр дә сату өчен 20 граммнан да артык наркотик табылса, үлем җәзасы көтә. Кукановадан 150 граммга якын шундый наркотик тапканнар.
Римма Куканова Казанның КНИТУ-КАИ институтын тәмамлаган.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар