16+

Тагын янгын: Биектау районының Бөреле бистәсендә янгында ир-ат үлгән

Биектау районында 62 яшьлек ир-ат янгында үлгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бөреле бистәсендәге йортта янгын чыгу турындагы хәбәр ашыгыч хезмәткә кичә иртән килгән. Янгын сүндерүчеләр 4 минуттан һәлакәт урынында булган.

Янгын 54 квадрат метр мәйданга зыян китергән. Янгын сүндерүчеләр җимерекләр арасыннан ир-ат мәетен тапкан. Бинада ике гаилә яшәгән. Күршеләр янгын турында хәбәр итү җиһазы эшли башлауга йорттан чыкканнар.

Якынча мәгълүматларга караганда, янгын тәмәке тартканда саксызлык нәтиҗәсендә чыккан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading