16+

Спорт төрле дин вәкилләрен берләштерә

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белән Казан епархиясе Тынычлык бистәсендә иптәшләрчә футбол матчы үткәрде.

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте белән Казан епархиясе Тынычлык бистәсендә иптәшләрчә футбол матчы үткәрде.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән протоиерей Алексей бер командада иде. Яшь шәкертләрдән һәм чиркәү хезмәткәрләреннән тупланган "Дружба" ислам һәм христиан диннәренең өлкәнрәк әһелләреннән торган "Дуслык" командасын 7:2 исәбенә җиңде.

"Уен бик дустанә узды. Башкача була да алмый, чөнки православия вәкилләре белән күптәннән дустанә мөнәсәбәттә яшибез. Команда уеннары бу мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыта. Шуңа күрә, якын киләчәктә, шәһәрнең тагын берәр спорт мәйданында очрашырбыз, дип уйлыйм», - диде Татарстан мөфтие матчтан соң.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading