16+

Сирәк авырулы кешеләр ярдәмгә мохтаҗ

Татарстанның иҗтимагый палатасы һәм "Сирәк авырулар белән чирләүче пациентлар һәм пациент оешмалары берлеге" инвалидлар оешмасы түгәрәк өстәл уздырды. Алар сирәк авырулар белән интегүче кешеләргә медицина һәм социаль ярдәм күрсәтүне яхшырту турында сөйләштеләр.

Бүгенге көндә 7 мең төр сирәк авыру бар. Дөньядагы һәрбер унынчы кеше сирәк авыру белән авырый дип санала, шуларның яртысы - балалар.

"Сирәк авырулар белән чирләүче пациентлар һәм пациент оешмалары берлеге" инвалидлар оешмасы вәкилләре түгәрәк өстәлгә Мәскәүдән килде. Оешма җитәкчесе Денис Беляков әйтүенчә, Татарстанда мондый кешеләргә ярдәм итә алырлык мөмкинлек бар. Свердловск һәм башка берничә өлкәдә медицина ярдәмен суд аша оту очраклары булган.

- Татарстанда Республика балалар клиник хастаханәсендә Сирәк авыруларны мониторинглау кабинеты эшләп килә. Аның эше медицина өлкәсендә сирәк авырулы кешеләрне тикшерү, дәвалау юлын камилләштерүгә юнәлтелгән. Моның өчен берничә төрле табиб-белгечләрнең киңәшләшеп эшләве кирәк, - диде әлеге кабинет җитәкчесе Светлана Волгина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading