16+

Шарлотта Дарвудны кызыннан Барби ясаган өчен тәнкыйтьлиләр

Бөекбританиядә яшәүче Шарлотта Дарвуд кызы Кьяра матурлык конкурсларында җиңсен өчен барын да эшли – көненә биш сәгать буе аңа макияж, прическа ясый, тырнаклар һәм керфекләр ябыштыра һ.б. Моңардан тыш, кыз һәр көнне мәктәптән соң подиумда йөрергә һәм биергә өйрәнә. Боларга тотылган чыгымнар 5 мең фунттан артып киткән.  

Әмма Шарлотта әйтүенчә, тотылган сумма өч тапкырдан артыгы белән кире кайткан – Кьяра ун тапкыр иң югары титулга ия булган, биш тапкыр икенче һәм өченче урыннарны яулаган. Җиде яшьлек кызның 15 коронасы һәм күпләгән башка төрле призлары бар. 
Кызның әтисе әүвәл моңа каршы булса, соңрак кызының уңышларын күреп, фикерен үзгәрткән. Күпләр Шарлоттаны кызын ачык киемнәр кидерүдә һәм калын макияж ясауда тәнкыйтьли. “Минем кызым үзе яраткан эш белән шөгыльләнә һәм уңышларга ирешә. Ул моңарда тую белән без бу шөгыльне кичекмәстән ташлаячакбыз”, дип белдергән кызның әнисе.

фото: rus.jauns.lv

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading