16+

Сезнең район татарча сөйләшәме?

26 апрель кичке сәгать дүрттә Казанның Бауман урамы быел 13нче тапкыр татар яшьләрен җыячак. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе активисты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, быелгы акция, татар теленә кагылышлы сәяси вакыйгалар аркасында, иң авыры булып санала. 22нче апрель көнне оештырылган традицион «Татар дозор» квест-уены да быел сиволик рәвештә “Инкыйраз” дип аталган булган.

26 апрель кичке сәгать дүрттә Казанның Бауман урамы быел 13нче тапкыр татар яшьләрен җыячак. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе активисты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин сүзләренчә, быелгы акция, татар теленә кагылышлы сәяси вакыйгалар аркасында, иң авыры булып санала. 22нче апрель көнне оештырылган традицион «Татар дозор» квест-уены да быел сиволик рәвештә “Инкыйраз” дип аталган булган.

2006 елда татар яшьләрен Бауман урамына алып чыккан әлеге акция хәзер инде Марий Эл, Саха (Якутия) халкын да үз телендә сөйләштерә. Ел саен алар үзләрендә “Мин марийча сөйләшәм”, “Мин якутча сөйләшәм” чараларын оештыра. Акциянең төп максаты – татар яшьләренә гражданлык позициясен күрсәтергә ярдәм итү, аларны иҗтимагый эшкә тарту, шәһәр мәдәниятен үстерү.
– Мин үзем генә дә бөтен районнар буйлап йөреп, аларның элмә такталарын тикшереп чыга алам. Ләкин миңа нәкъ менә яшьләрнең катнашуы, аларның бу эшнең ни өчен башкаруын аңлавы мөһим, – ди Тәбрис Яруллин.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең иң четерекле, иң авыр этапларының берсе Татарстанда “Дәүләт телләре турындагы” закон нигезендә рус һәм татар телләренең тигез күләмдә кулланышын күзәтү. Ел саен Бауман урамында әлеге законны үтәмәгән оешмалар «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыралар. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Римма Бикмөхәммәтова сүзләренчә, әлеге эшнең нәтиҗәсе дә бар. Әйтик, элек антипремия алган Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры, Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры, “Әкият” курчак театры, Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комитеты сайтлары бүген татар телен кулланышка керткән. 2017 елда антипремияне «РЖД» алган булган, ләкин тел мәсьәләсенә оешма әле дә салкын карый.

Быел “Мин татарча сөйләшәм” активистлары республика районнарына тукталырга булган. Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары буенча һәр районда икетеллелек законы үтәлеше өчен җаваплы кеше булырга тиеш. Ләкин ул күп районнарда юк, булса да эшен тиешенчә башкармый икән.
– Күбрәк Спас, Яшел Үзән кебек рус телле районнар “Дәүләт телләре турындагы” законны үтәми. Шул ук вакытта татар районнарында да элмә такталар бары тик рус телендә генә эленүен күзәттек. Иң кызыгы, алар “татар телендәге элмә тактаның нигә кирәге бар, безнең халык урысча да яхшы аңлый”, ди. Бу бит татар теленә акча экономияләү, телне хөрмәт итмәү дигән сүз. Районнарда татар теленә карата битарафлык сизелә. Бу дөрес түгел. Әгәр дә оешма бюджет акчасына, халыктан җыйган салым акчасына эшли икән, димәк ул ике телне тигез күрергә тиеш. Соңрак районнар үзләре дә аңлый башлады. Сарман белән Түбән Кама районы сайтларын аерым билгеләп үтәсем килә. Аларике телдә дә бик яхшы эшли. Түбән Кама хәтта Вконтакте төркемен дә тулысынча татар телендә алып бара, – ди Римма Бикмөхәммәтова.
Активистлар районнарда урам исемнәре, элмә такталар, администрация сайтлары, норматив документлар, җәмәгать транспорты, автовокзалларның татар һәм рус телләрен бер тигез дәрәҗәдә кулланышын тикшергән.

– Бездән һәрвакыт бу эшегезнең нәтиҗәсе бармы дип сорыйлар.  Министрлыкларның рейтингын төзегәндә, алар безнең шелтәләрне бик авыр кичерде. Без үзгәрәбез, тагын бер мөмкинлек бирегез, дип үзләре элемтәгә чыкты. Һәм үзгәрделәр дә. Мәдәният учрежденияләре сайтлары, Универсиада дирекциясе, Мэрия сайтлары хәзер татарча эшли башлады. Универсиада дирекциясе хәтта татар телендә газета чыгарды, - диде Римма Бикмөхәммәтова.

Икетеллелек законын үтәмәгән урыннар Казанда да бар. Әйтик, яңа төзекләндерелгән Горький-Әмәт урман-паркына кергән вакытта кызыл төстәге зур хәрефләр белән Горький-Ометьевский лесопарк дип рус телендә генә язылган.

«Лес» сүзенең “урман”ны аңлатуын без барыбыз да аңлый. Ләкин бу татар телен хөрмәт итмәү була, – ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов.

26 апрель «Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концертында быел татар теленнән “ике”ле алучыларны игълан итәчәкләр. Оештыручылар тотрыксыз һава торышы булу сәбәпле концертка килүчеләргә үзләре белән кулчатыр, термоста җылы чәй алырга һәм җылы киенергә кушты.      

Алисә Шәрәфиева

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading