16+

Сәер шәһәрләр

Һәр шәһәрнең үзенчәлеге бар, әмма арада бик сәерләре очрый, аларның булуына ышануы да авыр. Кайберләре ял итү өчен бик җайлы, әгәр куркып качмасагыз...

Сәер шәһәрләр

Һәр шәһәрнең үзенчәлеге бар, әмма арада бик сәерләре очрый, аларның булуына ышануы да авыр. Кайберләре ял итү өчен бик җайлы, әгәр куркып качмасагыз...

Үләргә ярамый торган шәһәр. Норвегиянең Свальбард провинциясендәге Лонгйир шәһәрендә үләргә ярамый.  Бу шәһәрдә зират бар барын, әмма анда җитмеш ел инде беркемне дә җирләмиләр. Сәбәбе – артык суык булганга, мәетләр таркалмый һәм алар кыргый хайваннарны үзләренә җәлеп итә икән. Олы яшьтәге, үлем түшәгендә ятучыларны самолет белән Норвегиянең башка шәһәрләренә күчерәләр.
Соңгы азат шәһәр. Калифорниянең Слэб-Сити шәһәренә сукбайлар, хиппилар, пенсионерлар, барыр урыны булмаганнар җыела. Кешеләр биредә трейлерларда сусыз, электрсыз, адрессыз яши. Слэб-Ситида коммуналь хезмәтләр, салымнар, штрафлар да юк. Сәеррәк яңгыраса да, биредә булып китүчеләргә әлеге шәһәр бик ошый. Җирле халык үзләренең шәһәрен “АКШтагы соңгы азат урын” дип атый.
Мәгарә-шәһәр. Тунисның көньягында урнашкан Матмата шәһәрендә узган гасырның җитмешенче елларында җир өстендә йортлар төзелсә дә, халык землянка һәм мәгарәләрдә яшәүне хуп күрә.
Бер түбә астындагы шәһәр. Аляскадагы Уиттер шәһәре 14 катлы элеккеге бер казармадан гыйбарәт. Бу йортта кибет, полиция бүлеге, клиника һәм чиркәү бар. Болай эшләүнең сәбәбе – җылытуга киткән чыгымнарны киметү, биредә ел әйләнәсенә бик салкын. Шәһәрдә 220 кеше яши.
Зәңгәр шәһәр. Марокконың Шавен шәһәрендә диварлар, ишекләр, баскычлар бары тик зәңгәр төскә генә буялган. Элек биредә иудейлар яшәгән, аларда зәңгәр төс изге дип санала. Иудейлар биредә күптән яшәми инде, ә “зәңгәрлек” калган.
Колма шәһәрендә үлгән кешеләр саны исәннәренә караганда күбрәк. Калифорниянең әлеге шәһәрендә 17 зират бар, бер исән кешегә меңнән артык үлүче туры килә. Сәбәбе - күршедәге Сан-Францискодан бөтен зиратлар бирегә күчерелгән. Элек Колмада кабер казучылар, кабер ясаучылар гына яшәгән. Бу шәһәрнең девизы: “Колма шәһәрендә исән булу – шәп!”

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading