16+

«Сайлауларда катнашу – илнең киләчәге, балалар һәм оныклар турында уйлау ул»

“Сайлаулар нәрсәгә кирәк ул, дип, тавыш бирүгә килмибез икән, Америка тарафдарлары сайлауларга актив рәвештә киләчәк, илебезне басып алачак”, – ди “Коммунисты России” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Альфред Вәлиев.

«Сайлауларда катнашу – илнең киләчәге, балалар һәм оныклар турында уйлау ул»

“Сайлаулар нәрсәгә кирәк ул, дип, тавыш бирүгә килмибез икән, Америка тарафдарлары сайлауларга актив рәвештә киләчәк, илебезне басып алачак”, – ди “Коммунисты России” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре Альфред Вәлиев.

Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студиясендә әйтелгән фикерләрнең берсе бу. Бүген анда Россия Федерациясе Президентлыгына кандидатларның төбәк сайлау алды штаблары вәкилләренең “Штаб планеркасы” булды. Институт директоры Леонид Толчинский, очрашуны алып баручы буларак, үзара хөрмәт күрсәтергә, закон кысаларында чыгыш ясарга кирәклеген алдан ук искәртеп куйды. Дебатларда зур тәҗрибәле “Бердәм Россия” һәм КПРФ партияләре вәкилләре бер-берсен дусларча “чеметеп” алу белән генә чикләнделәр.

Президентлыкка кандидатларның төбәк сайлау алды штаблары республикада агитация-пропаганда эшчәнлекләрен башлаган инде.
– Казанда, Чаллыда, Чистайда штаблар эшли. Таныклыклар бирелде. Кызыл Армия төзелүнең 100 еллыгы истәлегенә митинг та үткәрергә өлгердек, – дип әйтеп үтте Альфред Сурайкинның сайлау алды штабы җитәкчесе Альфред Вәлиев.

– Россиягә карата агрессив мөнәсәбәт күрсәтелә. Төрле партияләр әгъзалары булуыбызга карамастан, без – россиялеләр. Бердәм булыйк, бердәм тавыш бирик. Безнең штабта яшьләр күп. Яшьләр интернетта төрле социаль челтәрләрдә утырмасыннар иде, җәмгыять тормышында  активрак катнашсыннар иде, – диде Владимир Путинның сайлау алды штабы әгъзасы Андрей Кондратьев.

Президентлыкка кандидат Ксения Собчакның залда утырган сайлау алды штабы вәкилен фикер алышуларга кушылырга чакырды Леонид Толчинский. Ләкин, алдан чакыру булмаганлыгын сәбәп итеп, Собчак вәкиле мөнбәргә күтәрелүдән баш тартты. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев моны урынлы гамәл түгел диде. “Сүз әйтергә ирек, ләбаса, - диде ул.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләре буенча комиссиясе рәисе Илнар Гыйрфанов сөйләгәнчә, Иҗтимагый палата әгъзалары җәмәгать оешмалары активистлары белән берлектә сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре сыйфатында катнаша. Владимир Путинның сайлау алды штабы рәистәше Игорь Бикеев: “Сайлауларда катнашу – илнең киләчәге, балалар һәм оныклар турында уйлау ул” – диде.

Очрашуда яшьләр сәясәте, чүп эшкәртү заводы, өлешле торак төзелешендә катнашучылар мәсьәләләре күтәрелде.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading