16+

Салкында урамда яланөс йөрүче 5 яшьлек сәрхүш кызга тап булганнар

16 гыйнварда Омски урамнарының берсендә 5 яшьлек кызның яланөс йөрүенә игътибар итүчеләр аны якындагы кибеткә җылынырга алып кереп, полиция һәм ашыгыч ярдәм машинасы чакырганнар.

Табиблар кызны хастаханәгә илткәннәр. Анда тикшерү вакытында аның канында 0,3 промиль алкоголь булуы ачыкланган. Олы кешедә мондый микъдар 40-50 г аракы эчкәннән соң күренә.

Тикшерү барышында полиция кызның биредә яшәүче һәм күп тапкырлар җинаять җаваплылыгына тартылган кеше баласы булуын ачыклаганнар. Хокук сакчылары кызның өенә баргач, 35 яшьлек әтисенең исереп йоклап ятуын ачыклаганнар, әнисе өйдә булмаган. Ә ир кеше кызының сәрхүш килеш урамда яланөс йөрүен полиция хезмәткәрләре йокысыннан уятып хәбәр иткәч кенә белгән. Кызга хәзер берниниди куркыныч та янамый, дип хәбәр итә informing.ru.

Фото: riafan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading