16+

«Салават күпере» микрорайонындагы мәктәп районның фән, мәдәният һәм спорт үзәгенә әйләнәчәк

«Салават күпере» торак комплексында төзелә торган 1224 урынлы мәктәптә 1 сыйныфтан 8 сыйныфка кадәр 25 сыйныф комплектацияләнгән. Казан мэры Илсур Метшин 1 сентябрьдә ачылачак уку йортының әзерлеген тикшерде. Шәһәр башлыгы фикеренчә, яңа мәктәп районның фән, мәдәният һәм спорт үзәгенә әйләнәчәк. Аның каршында музыкаль мәктәп, театр түгәрәге һәм спорт секцияләре эшлиячәк.

Мәктәп төзелешенә «Торак» максатчан федераль программа буенча 1 млрд сум акча бүлеп бирелде, шул исәптән яңа җиһазлар өчен 214 млн сум. Инженер-технология, физика-математика һәм спорт мәктәпнең төп юнәлешләре булыр дип көтелә. 

Хәзер объект югары әзерлек дәрәҗәсендә. Бассейн төзелеше төгәлләнде, уку кабинетлары әзер, подрядчы җиһаз алу эшләрен башкара. И.Метшин мәктәп рестораны бинасын карап чыкты. Булачак ресторанның матур дизайнын билгеләп узды. Спорт залы бинасы әзер диярлек. Идәндә әйбәт имән паркет җәеләчәк. Залның бер диварында рәсем төшереләчәк. Мәктәп территориясендә спорт һәм актив ял өчен мәйданчыклар оештырылачак. 

Искәртеп китик: былтыр шәһәрдә һәрберсе 1224 укучыга исәпләнгән ике заманча мәктәп ачылды. Быел Казан укучылары алдында өч яңа мәктәп ишекләрен ачачак: «Салават күпере» торак комплексындагы уку йортыннан кала, «Светлая долина» торак комплексында 800 һәм Нокса авышлыгы районында 1224 урынлы мәктәп ачылачак. Шулай ук «Весна» торак комплексында 1500 укучылык мәктәп төзү эшләре башланды. 

Фотолар: www.kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading