16+

Сабыйлар автоинспекторлардан «усалрак»

Казанда “Игътибар – балалар!” профилактика чарасында Киров районындагы 62нче мәктәпкәчә яшьтәгеләр мәгариф учреждениесе дә катнашырга теләк белдергән.

Казанда “Игътибар – балалар!” профилактика чарасында Киров районындагы 62нче мәктәпкәчә яшьтәгеләр мәгариф учреждениесе дә катнашырга теләк белдергән.

Тәрбиячеләр һәм сабыйлар бергәләшеп, машина йөртүчеләргә хат язганнар икән. Әлеге хатның эчтәлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне төгәл үтәргә, үзара ихтирамлы булырга өндәүдән гыйбарәт. Киров районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе инспектролары ярдәмендә “Машина йөртүчегә хат” (“Письмо водителю”) дигән махсус акция оештырылды. Автоинспекторлар туктаткан машиналар йөртүчеләргә сабыйлар шул хатларны биреп җибәрде.

– Абый, ә руль артында хатын-кыз булса, апа, юл кагыйдәләрен бозмагыз! –дип, кисәтеп тә калдылар әле.
Автоинспектор кисәтүе ул, гадәттә, рәсми төстә кабул ителә. Машина йөртүчеләргә сабыйларның “бармак янавы” бик тәэсирле булды.
Транспорт чараларын идарә итүчеләргә, шулай ук җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлар-тасмалар таратылды. Көзге һәм кышкы якта көн озынлыгы нык кыска, шунлыктан киемнәргә яктылык кайтаручы элементлар беркетү бик кирәк. Киеменә яки сумкасына яктылык кайтаручы элементлар беркеткән җәяүле караңгыда ерактан ук күренә.

Илназ Шакирҗанов, автоинспектор

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading