16+

Сабада өстәл теннисы ярышларына старт бирелде

22 март көнне Саба спорт комплексында РСФСРның атказанган урманчысы, "Почет билгесе", «Октябрь революциясе»  орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә XVII Мемориал – өстәл теннисы буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары башланып китте.

Сабада өстәл теннисы ярышларына старт бирелде

22 март көнне Саба спорт комплексында РСФСРның атказанган урманчысы, "Почет билгесе", «Октябрь революциясе»  орденнары кавалеры Нургали Миңнехан улы Миңнеханов истәлегенә XVII Мемориал – өстәл теннисы буенча Бөтенроссия шәхси-команда ярышлары башланып китте.

“Россиянең спорт остасы” исемен алу өчен квалификация ярышы һәм Татарстанның җыелма командасына сайлап алу этабы булып торган әлеге Мемориалда быел Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән 215 спортчы катнаша. Аның кысаларында Республика районнары спортчылары һәм Россиянең иң көчле теннисчылары арасында турнирлар узачак. Алар ирләр һәм хатын-кызлар арасында ялгыз, парлы һәм катнаш разрядларда иң көчлеләрне ачыклаячак.

Мемориалны ачу тантасында катнашкан Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов сүзләренчә, теннис – уен гына түгел, бер-береңә карата булган ихтирам, аралашу да. Ул шулай ук Сабада гына түгел, ә Республика күләмендә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыкларның булдырылуын билгеләп үтте, Мемориалны оештыруда булыштык иткәне өчен Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде. Киләчәктә әлеге ярышлар районда төзеләчәк “Саба-Арена”да узар, анда шартлар бөтенләй башка булачак, дип белдерде Рәис Миңнеханов.

Тантанага җыелучыларны Республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министры исеменнән Хәлил Шәйхетдинов сәламләде. Ул республиканың муниципаль берәмлекләре үзәкләрендә универсаль бассейннар төзү программасы төгәлләнәчәген белдерде һәм яңа сигез бассейн сафка басачагын, киләчәктә Канада тибындагы кече боз сарайлары төзеләчәген хәбәр итте. “Болар барысы да яшь буын спорт белән шөгыльләнсен, сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен эшләнә”, дип ассызыклады министр урынбасары. “Кышкы Олимпиадада Татарстан спортчылары уңышлы чыгыш ясады, алда – җәйге Олимпия уеннары. Әлегә исем-фамилияләрен әйтмибез, әмма Республика спортчылары да ил данын яклаячак, шул исәптән Саба спортчысы да җыелма командада булачак, – дип дәвам итте Хәлил Шәйхетдинов. – Тенниста кытайларны җиңеп булмый диләр, әмма сез отачаксыз, безнең рух көчлерәк”


Татарстан Дәүләт Советы депутаты Хәлил Гыйниятов, Республика өстәл теннисы федерациясенең беренче вице-президенты Геннадий Аргаков, турнирның иганәчеләре катнашында узган ачылу тантанасы югары күрсәткечләргә ирешүчеләрне бүләкләү белән тәмаланды. “Россия спорт остасы” исеменә Хәям Исмаилов лаек булган. Район башлыгына “Сәламәтлек” спартакиадасында гомуми зачетта I урын өчен Кубок тапшырды.


Әйткәнемчә, ярышларда Россиянең бик күп төбәкләреннән килеп үзенең көчен сынаучылар күп. Без аралашкан Пермь өлкәс теннисчылары – Карина Терентьева белән Екатерина Ольхина Сабага килгәнче Федераль округ беренчелегендә катнашканнар. 7 яшьтән өстәл теннисы белән шөгыльләнә башлаган әлеге кызлар спорт остасына кандидат исемен дә алып өлгергән икән инде. Ә Свердловск өлкәсеннән килгән Илья Исаков та җиде яшеннән бирле шөгыльләнә, аның Сабага беренче генә килүе түгел. Узган ел 21 яшькә чаклы булган спортчылар арасында II, III урыннарны алганнар, быел да яхшы нәтиҗәләргә өметләнәләр. Европа беренчелеге призеры, Россия чемпионы булган Илья Исаков сүзләренчә, Сабада ярышлар югары дәрәҗәдә оештырыла.
Чаллы теннисчысы Василий Матиосның бу ярышларга унбишенче тапкыр килүе икән, ул әле аның урман хуҗалыгында узган чакларын да хәтерли икән. Теннис белән балачактан шөгыльләнә, 2001 елдан балаларны өйрәтә. Аның сүзләренчә, өстәл теннисы Татарстанда бик популярлаша бара. Районнар арасында Саба, Минзәлә, Актанышны билгеләп үтәр идем ди Матиос.
Район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов сүзләренчә, ел саен катнашучылар саны арта бара, спортчылар канәгать булып китә. Районда спортның бу төренә игътибар зур, тренер балаларны кече яшьтән башлап, аларны җыелма командаларга керерлек дәрәҗәгә үстерә. Алда телгә алынган Хәям Исмаилов Казанда узган Универсиадада, дөнья беренчелекләрендә дә катнашкан. Әлеге ярышларга элек чит илләрдән дә килүчеләр булган – Тадҗикстан, Корея спортчылары да үзләренең көчен сынаган. 
Күргәнебезчә, Сабада узучы өстәл теннисы ярышлары дәрәҗәле, аның катнашучылары да мәртәбәле. Мемориал өч көн дәвамында барып, 24 март көнне тәмамланачак.   
 

Фото: mdms.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading