16+

«Рыбаков Фонд» хәйрия фонды президенты Елена Ульянова Казанда волонтерлар белән очрашты

Россия Федерациясе Президентын сайлауларда кандидат Владимир Путинның ышанычлысы, “Рыбаков Фонд” хәйрия фонды президенты Елена Ульянова Казанда волонтерлар белән очрашты.

Россия Федерациясе Президентын сайлауларда кандидат Владимир Путинның ышанычлысы, “Рыбаков Фонд” хәйрия фонды президенты Елена Ульянова Казанда волонтерлар белән очрашты.

– Эшкуар Игорь Рыбаков үзенең хатыны Елена белән ил күләмендә социаль проектлар гамәлгә ашыра. Укытучыларга, укучыларга, балалар бакчалары тәрбиячеләренә грантлар бирелә. Милләтләргә аеру юк, һәр төбәккә, һәр милләт вәкиленә ярдәм күрсәтелә. Физик мөмкинлекләре чикле балалар аерым игътибарда, – диде Елена Ульянова. – Ярдәмчеллек сыйфатларын балаларыбызда кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк. Күңеле рухи бай кеше ул – көчле кеше, хөрмәтле кеше. Илебездә остазлык хәрәкәте, хәйриячелек яңарыш һәм үсеш кичерә. Мигрантларга, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм проектлары әзерләнә. Өлкән яшьтәгеләр физик мөмкинлекләре чиклеләр сыйфатында инде алар. Бездә талантлы укучы балалар бик күп. Алар төрле техника иҗат итеп мәш килә, ләкин, финанс чыганаклары юк. Шундыйларга иҗатларын чынбарлыкка әверелдерергә булышабыз.
Проектларны “Рыбаков Фонд”ның сайтына җибәрергә кирәк. Әһәмиятле, дип табылган социаль проектларга 100 мең сумнан 1 миллион сумга кадәр грант бирелә.
– Илебез тыныч булсын! Тотрыклы тормышта гына икътисади үсешкә ирешергә, социаль мәсьәләләрне дә уңышлы хәл итәргә була, - диде Елена Ульянова.

Татарстанның “За Грудинина” иҗтимагый-сәяси куәтләре КПРФдан кандидат Павел Грудинин өчен агитация-пропаганда чаралары үткәрүне дәвам итә. Алар социаль челтәрдә дә актив эшчәнлек алып бара.

“Яблоко” партиясе рәисе урынбасары Николай Рыбаков әйтүенчә, аларның волонтер-тарафдарлары өйдән-өйгә йөреп, кандидат Григорий Явлинскийның идеяләрен һәм башлангычларын халыкка җиткерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading