16+

«Рубин» составын яңарта

Казанның «Рубин» футбол командасы Россия чемпионатының икенче өлеше алдыннан турнир таблицасында 11нче урында бара.

Казанның «Рубин» футбол командасы Россия чемпионатының икенче өлеше алдыннан турнир таблицасында 11нче урында бара.

Ил беренчелегендәге тәнәфес вакытында казанлылар бертөркем легионерлар белән хушлашты һәм составны Мәскәүнең «Спартак» командасында чыгыш ясаган болгар футболчысы Ивелин Попов белән тулыландырды. Аренда срогы быелгы сезонның ахырына хәтле исәпләнгән. Попов быел, «Спартак» өчен 21 уенда катнашып, бер очко туплый алган иде.

– Команда үзгәрә, хәзер матди өлкәдә бик җиңел чор түгел, әмма барысы да үткәндә калыр дип өметләнәбез. Сезонны яхшы гына тәмамларга кирәк, ә киләсе елга максатлар билгеләячәкбез. Иң мөһиме – команданы саклап калу. Яңа җитәкчелеккә һәм баш тренерга вакыт кирәк, – дип, журналистларга белдергән Татарстанның яшьләр эшләре буенча һәм спорт министры, «Рубин»ның попечительләр советы әгъзасы Владимир Леонов.

Аның сүзләренчә, сезонның икенче өлешен казанлылар «Казан-Арена»да башлаячак. Май урталарында Дөнья чемпионаты алдыннан Казан командасы катнашында тест-уен уздырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading