16+

Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык» турында: «Бу – Татарстанда гына булган уникаль бәйрәм!»

Рөстәм Миңнеханов “Йолдызлык” балаларын Татарстанның көчле командасы дип исәпли. Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында XVIII “Созвездие–Йолдызлык” Республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы тантанасында Татарстан Президенты шундый фикерен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов «Йолдызлык» турында: «Бу – Татарстанда гына булган уникаль бәйрәм!»

Рөстәм Миңнеханов “Йолдызлык” балаларын Татарстанның көчле командасы дип исәпли. Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында XVIII “Созвездие–Йолдызлык” Республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы тантанасында Татарстан Президенты шундый фикерен белдерде.

Суперфиналның барлык яшь артистлары да "миллионынчы катнашучы" исеменә ия булды. Бу – быелгы фестивальнең үзенчәлеге. 18 ел дәвамында бара торган фестивальдә нәкъ менә миллион бала катнашкан.

Йомгаклау концертында республиканың төрле якларыннан килгән биш меңнән артык бала катнашты. “Созвездие-Йолдызлык” оештыручылары билгеләп үткәнчә, фестивальдә катнашырга теләүче балалар саны елдан-ел арта.

Быел Комсомол оешмасы 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан 18нче тапкыр яшь талантларны җыйган фестиваль комсомолга багышланган иде.

Концертка суперфиналның махсус кунагы җырчы һәм композитор Александр Розенбаум килде. Ул барлык кешеләрне дә татар телендә сәламләде, шул сәбәпле тамашачы дәррәү алкышларга күмелде. “18 ел эчендә проект аша миллион бала язмышы үтте. Һәм хакимият һәм ата-аналарның 18 ел актив рәвештә балалар үзешчән сәнгате белән шөгыльләнүләре чыннан да бик мөһим һәм бик кирәк, чөнки бар нәрсә дә балалардан башлана. Булачак гражданнар һәм илнең җитәкчеләренең нинди булып үсүләре бездән тора”, - диде Россия Федерациясенең атказанган артисты.

Суперфинал концерты өч сәгатьтән артык барды. Концертның ахырында сәхнәгә чыгыш ясарга Зәйдән килгән “Ихлас” вокаль ансамбле белән композитор, җырчы, актер Дмитрий Маликов чыкты. Алар тамашачылар белән бергә “Сторона родная”  җырын башкардылар. Шуннан соң бәйрәмнең иң тантаналы өлеше – фестивальнең гран-при алучылар исемен игълан итү башланды. Гран-прига Шәмәрдән кызы җырчы Зилия Вафина һәм Яр Чаллыдан “Лик” балалар хореография студиясе ия булдылар.

Бүләкләрне тапшыру алдыннан “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә катнашы булган барлык кешеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов талантлар бәйрәме белән котлады. “Бу - Татарстанда гына булган уникаль бәйрәм. Бөтен Республика ел дәверендә монда килеп үз осталыгын күрсәтергә әзерләнә. Безнең күп кенә тәрбияләнүчеләр үзләрен таптылар. Сезнең монда алган бар нәрсә дә – зур тәҗрибә. Командада эшләү бик мөһим. Сез - көчле Татарстан командасы”, - дип белдерде Президент.

“Татар-информ” хәбәрчесе Балтач районыннан килгән “ВЭГА” хореография студиясенең “Эра” коллективыннан Илмир Йосыпов белән әңгәмә корды. Илмир сүзләренчә, фестиваль Республика балаларын берләштерә һәм дуслаштыра. “Фестивальдә алган хисләрне сүз белән әйтеп бетерә торган түгел. Без “Созвездие-Йолдызлык”та инде берничә ел дәвамында катнашабыз. Һәм “Пирамида” сәхнәсендә без беренче тапкыр гына түгел. Барлык катнашучылар да бик көчле, бөтен кешегә дә киләчәктә уңышлар”, - диде ул.

Фестиваль традиция буенча барлык катнашучылар бергә башкарган “Дискотека Солнца” биюе белән тәмамланды. Ахырдан “Созвездие-Йолдызлык” фестивале балалары Рөстәм Миңнеханов белән гомуми фотога төште.


Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading