16+

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Ул Россия тарихында армиянең үзенчәлекле роль башкарып килүен билгеләп үтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Кораллы Көчләренең күп гасырлык тарихы бар. Хәзерге хәрбиләр Александр Невский, Бөек Петр һәм гениаль Суворов полкларының, 1812 ел солдатларының лаеклы дәвамчылары”, - дип искәртте Р. Миңнеханов.

Татарстан Президенты 23 февральнең хәрби истәлекле көннәр арасында аерым урын тотуын әйтте. Бу көнне Эшче-крестьян Кызыл Армиясе (РККА) төзелгән һәм алдагы буынның хәрби традицияләрен дәвам итә.

“Татарстанда хәрби хезмәт абруен күтәрүгә, яшьләрне хәрби бурычларын үтәргә әзерләүгә, часть һәм гарнизоннар белән шефлык элемтәләрен үстерүгә зур игътибар бирелә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading