16+

Рөстәм Миңнеханов икмәк пешерде

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Горький һәм Шаляпин музеена барды. Ахырдан ул ипи юкасы әзерләү буенча мастер-класста катнашып, камырдан кош сыны ясады.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Горький һәм Шаляпин музеена барды. Ахырдан ул ипи юкасы әзерләү буенча мастер-класста катнашып, камырдан кош сыны ясады.

Музей директоры Марианна Гаврилова Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затларга күргәзмә заллары буенча экскурция ясады. Алар язучы һәм опера җырчысының тормышы, иҗаты белән бәйле экспозицияләрне карап чыктылар. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мемориаль икмәк пешерү йортында булды.  

– Миңа калса, очрашу яхшы узды һәм барысы да канәгать калды. Моның өчен без барын да эшләдек. Ике ел элек яңа экспозиция ясаган идек. Ул вакытта музей «Горький исемендәге әдәбият-мемориаль музее” дип аталды, ләкин чынлыкта ул 50 ел Горький һәм Шаляпин музее булды, – дигән әлеге чарадан соң журналистларга Марианна Гаврилова.
Аның сүзләре буенча, Президент барыннан да бигрәк икмәк пешерү йортын ошаткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading