16+

Рөстәм Миңнеханов Менделеевскта

Менделеевскта аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше проектын тормышка ашырдылар.

Менделеевскта аммиак, метанол һәм грануллы карбомид җитештерү комплексы төзелеше проектын тормышка ашырдылар.

Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Биредә җитештереләчәк метанол республиканың нефть химиясе предприятиеләре, шул исәптән "Түбән Кама Нефть химиясе" заводы өчен чыгарылачак. Аммиактан исә авыл хуҗалыгында кулланыла торган карбамид һәм аммиак селитрасы җитештерергә уйлыйлар. Әлеге азотлы ашламаларның күп өлешен БДБ илләренә, Европа һәм Азиягә сатарга ниятлиләр.

Завод август-сентябрь айларында тулы көченә эшли башлар дип көтелә. Хәзерге вакытта ниятләнгән барлык эшләрнең 97,5 проценты үтәлгән.

Менделеевскка эшлекле сәфәр вакытында Рөстәм Миңнеханов Сетяк авылында күп функцияле үзәк ачу тантанасында да катнашты.

- Һәр авыл өчен дә мәктәп, балалар бакчасы кебек объектлар ачылу бик мөһим. Киләчәктә дә авылларны саклап калуга көчебезне куячакбыз. Бүген җитештә яшәү өчен авылыгызда шартлар тудырылган, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Очрашу вакытында авыл мәктәбенә, балалар бакчасына интерактив, фельдшерлык пунктына медицина, мәдәният йортына музыкаль җиһазлар алуга сертификатлар бүләк итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading