16+

Россия белән чит ил белгечләре юл хәрәкәте иминлеген яхшырту турында сөйләшергә Казанга җыела

Казанда 27-28 февральдә ITS Forum-Kazan халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.

Россия белән чит ил белгечләре юл хәрәкәте иминлеген яхшырту турында сөйләшергә Казанга җыела

Казанда 27-28 февральдә ITS Forum-Kazan халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.

Татарстан премьер-министры урынбасары, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов таныштырганча, әлеге форумда Германия, Бельгия, Австрия, Италия, Швеция, Франция, Греция, Румыния һәм Монголия делегацияләре катнаша. Россия белән чит ил белгечләре юл хәрәкәте иминлеген яхшырту, транспорт челтәрен камилләштерү, автоматлаштырылган юллар һәм автоматлаштырылган транспорт чаралары, автомобильләрне куеп тору урыннары булдыру турында фикер алышачак.
Конференция кысаларында, студентларның ХАКАТОН фәнни-тикшеренү эшләренә конкурс та була.

“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов сөйләгәнчә, Япония интеллектуаль транспорт системасын (ITS) гамәлгә ашыруга инде 1973 елда ук керешкән. Кытай транспорт чараларын һәм юл хәрәкәтен көйләүне электрон нигезләргә коруга 1997 елда гына тотынса да, инде зур алгарышка ирешкән.

– Татарстанда да юл хәрәкәтен оештыруда электрон технологияләр киң кулланышка керә бара. Очучысыз очучы аппаратлар да сынап карала башлады. Беспилотниклар экология күзәтчелегендә дә кулланыла. Югары технологияләр алар таралыш ала бирә, санкцияләр бу өлкәдәге хезмәттәшлеккә киртә ясамас дип уйлыйм,- диде Рифкать Миңнеханов.

– Роботлаштырылган “КамАЗ” бездә дә ясалды, әлеге машинада йөртүче кеше юк. Мәктәп автобуслары заманча электрон технологияләр белән җиһазландырылган, – дип өстәде Роман Шәйхетдинов.

Конференция чаралары http://kazan-its.ru сайтында он-лайн режимда күрсәтелә, шулай ук YouTube аша да карарга мөмкин.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading