16+

Ришат Төхвәтуллин Татарстанда «Голос» проектын башлап җибәрә?! (ВИДЕО)

Шушы көннәрдә күпләрнең яраткан җырчысы Ришат Төхвәтуллинның ВКонтакте битендә кызыклы видеоязма пәйда булды. Аны кереп караучылар саны да шактый җыелган. Җырчы анда "Беренче канал"да күрсәтелүче иң популяр тапшырулар исемлегендә торган «Голос» проекты хөкемдары булып караган.

Без моны уйламаганда гына төшердек. Концерт алдыннан бер сәгать эчендә эшләнгән эш ул. Соңыннан аңа карата караучылардан төрле фикерләр, тәкъдимнәр алынды. Уйнап кына төшерелгән видеоның шундый зур кызыксыну уятуын көтмәгән идек, – ди Ришатның администраторы Илгиз Бәдретдинов.

Комментарий калдыручыларның күбесе "Әгәр Ришат Төхвәтуллин Татарстанда "Голос" проектын ачса, ничек булыр иде икән?" – дип язган. Чыннан да, Ришаттан нинди хөкемдар чыгар иде икән? Сез ничек уйлыйсыз?

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading