16+

Ренат Ибраһимовның тагын бер сәләте ачылды

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның иҗат кичәсе Милли китапханәдә узуы очраклы түгел. Аның яңа гына дөнья күргән үзе язган «Избранное» дигән китабы тәкъдир ителде. китапны җырчы үзенең быел булачак 70 яшьлек юбилеена багышлаган.

Ренат Ибраһимовның тагын бер сәләте ачылды

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның иҗат кичәсе Милли китапханәдә узуы очраклы түгел. Аның яңа гына дөнья күргән үзе язган «Избранное» дигән китабы тәкъдир ителде. китапны җырчы үзенең быел булачак 70 яшьлек юбилеена багышлаган.

Ул иң элек үзенең кызы туу шатлыгы белән уртаклашты. Аңа Мәрьям исеме кушканнар икән.

– Китапны моннан ике ел элек яза башлаган идем. 50 ел иҗат юлым сизелми дә үтеп киткән. Казанда укыган, опера һәм балет театрында, филармониядә, «Сәфәр» иҗат үзәгендә, аннары Мәскәүдә радиода, телевидениедә эшләгән елларым артта калды. Үземнең хатирәләремне яңартып, аны укучыларга тәкъдим итәсем килде. Балачагым, яшьлек елларым, эшләгәндә очраган кешеләр турында истәлекләрем белән уртаклаштым. Китапның үз укуымда аудиодискы да (ул дүрт сәгатьлек) чыкты, – дип сөйләде Ренат Ибраһимов.



Ул тормышта үзенә яшәү серләре булып саналган, Коръәннән алынган гыйбарәләрне дә китабыннан укып күрсәтте. Җыентыкта җырчы язган шигырьләр, үзе ясаган рәсемнәр урын алган.

Кичәдә Дәүләт советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев тә катнашты.

– Ренат Ибраһимов – Татарстан, Россия тарихына кергән кеше. 1972 елда композитор Рәшит Абдуллин соравы буенча, мин «Төсле җыр» дигән шигырь яздым. Аны Ренат Ибраһимов башкарды. Аннары мин Ренатның рәссам икәнен дә белә башладым. Әмма аның язучы-журналист икәнен белми идем. Китабын бер утыруда укып чыктым. Татар тарихы сыйган ул китапка. Ул үзенә күрә энциклопедия. Аны һәр мәктәп китапханәсендә булырга тиеш дип саныйм. Соңгы вакытта татарларны София Гобәйдуллина, Рудольф Нуриев, Ренат Ибраһимов аша беләләр, – диде ул һәм җыр­­чыга китаплар бүләк итте.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading