16+

Ренат Ибраһимов җырына мультфильм төшерелә

Ренат Ибраһимовның «Домой» җырына нигезләнеп, анимацион фильм эшләнелә. Бу хакта Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов кичә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Перерождение» документаль фильмын тәкъдим итү кичәсендә хәбәр итте.

Ренат Ибраһимов җырына мультфильм төшерелә

Ренат Ибраһимовның «Домой» җырына нигезләнеп, анимацион фильм эшләнелә. Бу хакта Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов кичә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Перерождение» документаль фильмын тәкъдим итү кичәсендә хәбәр итте.

FILMFAY (ФИЛЬМФЭЙ) анимация студиясе, Ренат Ибраһимовның моннан 30 ел элек үзе язган «Домой» җырына нигезләнеп, пластилин мультфильм төшерә. 90 минутка исәпләнгән анимацион фильм проектын тормышка ашыру - катлаулы хезмәт. Мультфильм кадрындагы һәр деталь, пластилинны әвәләп. кулдан ясала. 1 секунд өчен 25 кадр эшләп чыгарга кирәк. Мультфильмда гаилә кыйммәтләре, адәм баласы өчен якыннарының мөһим булуы хакында бәян ителә.

«Анимация фильмнары төрлечә эшләнелә. Шәхсән үземә пластилиннан эшләнгән мультфильмнар ошый. Бик кыйммәтле технология икән ул, әмма җиренә җиткереп башкарып чыксаң, мондый әсәрләр, халыкара проектларда катнашып, җиңү яуларга да мөмкин. Вакланып тормаска булдык, «Домой» җырына нигезләнеп эшләнәчәк мультфильм мюзикл буларак күзаллана. Җырның сүзләрен дә, көен дә үзем иҗат иткән идем. Бөек Җиңүнең 40 еллыгына язылды ул. Төрле җирләрдә оештырылган концертларда башкардым. Халык яратты, әмма 30 ел инде башкарганым юк иде. Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган чараларда кабаттан җырлый башладым. Миңа кушылып, тамашачы җырлап утырганын күргәч, күңелле булып китте, халык онытмаган, хәтерли икән», - диде Ренат Ибраһимов.

Залга җыелган тамашачыга әлеге фильмның кайбер өлешләре тәкъдим ителде. 2018 елның азагына «Домой» мультфильмның тулы вариантын күрергә мөмкин булачак.

Мөршидә Кыямова, Татар информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading