16+

Путинны Мәрьям Ана иконасы соборын ачу тантанасына чакырачаклар

Казанга эш сәфәре белгән килгәч, Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә очрашты.

Казанга эш сәфәре белгән килгәч, Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән дә очрашты.

Очрашуда сүз Мәрьям Ана иконасы соборы турында да барды. Шәймиев Путинга соборның төзекләндерелү темпының югары булуын хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, гыйбадәт йортының фундаментлары нык, нигезендә мәгарә чиркәве дә әйбәт сакланган. Җир асты чиркәве Россиядә иң борынгылардан санала, анда табылган икона да христиан дөньясында билгеле икона. Сүз барышында Миңнеханов Путинны соборның ачылышына чакырырга вәгъдә итте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading