16+

Путинның инаугурациясе көнне яңа почта маркасы гамәлгә керә

7 май, РФ Президенты инаугурациясе көнне, әлеге вакыйгага багышланган махсус почта маркасы гамәлгә керә. Беренче көн штемпелен бары тик Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта куйдырырга мөмкин, ләкин казанлылар да истәлекле маркага ия була ала.

“2018 елның 7 маенда В.В.Путин Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына керде”, дип язылган почта маркасында Мәскәү Кремленең Спасс манарасы һәм Сенат йорты сурәтләнгән. Марка зурлыгы 37х37 мм тәшкил итә, ә бәясе – 22 сум. Ул 252 мең данә чыгарылган, шуларның 500-гә якыны – Казан өчен. Татарстан башкаласында яшәүчеләр аны 111 номерлы почта бүлегендә (Кремль ур., 8) сатып ала ала, дип хәбәр итә казан мэриясе порталы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading