16+

Путин Вьетнамга гуманитар ярдәм күрсәтергә кушты

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә Вьетнам Социалистик Республикасына гуманитар ярдәм күрсәтергә, шулай ук биш миллион доллар күләмендә акчалата бирергә кушкан, дип яза Кремль сайты.

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә Вьетнам Социалистик Республикасына гуманитар ярдәм күрсәтергә, шулай ук биш миллион доллар күләмендә акчалата бирергә кушкан, дип яза Кремль сайты.

Исегезгә төшерәбез: Вьетнамның үзәк өлеше «Дамри» дигән тайфуннан зыян күрде. Соңгы ике дистә ел эчендә Вьетнамда моның кадәр зур зыян китергән табигать бәла-казасы булмаган.

Корбаннар саны 89га җиткән. Дистәләрчә кеше хәбәрсез югалган. 40 мең кеше эвакуацияләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading