16+

Путин пособиесен беренче булып Балтач гаиләсе алачак

Май аеннан минималь хезмәт хакын арттырачаклар, 2018 елдан соң гаиләдә туган беренче балага яңа төр пособие түли башлаячаклар, физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләрнең 50 процентын эшле итәргә җыеналар.

Узган елга нәтиҗә, быелга планнар, үзгәрешләр турында Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясендә сөйләделәр.

Социаль яклау өлкәсендә быелгы төп яңалык Россия Президенты Владимир Путин карары белән баласы булган аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтү булгандыр. Ташламалы ипотека, гаиләдә туган беренче балага пособиеләр турында тәфсилләбрәк газетабызның киләсе санында аңлатырбыз. Владимир Путин социаль ярдәм нәкъ менә мохтаҗ кешеләргә максатчан бирелергә тиеш дигән фикерне еш кабатлый. Быелның 1 гыйнварыннан гаиләдә туган беренче бала өчен биреләчәк 8490 сум пособие дә уртача айлык керемнәре бер кеше башына 13 713 сумнан артмаганнарга каралган. Балага яшь ярымга кадәр түләнәчәк пособиегә республикабызда 4600 кеше дәгъва кылыр дип фаразлана. Балтач районында бер гаилә пособиене алу өчен инде гариза тапшырган. Тиздән ул Татарстанда беренче булып яңа төр түләүне алачак.

Фото:  Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading