16+

Пластик шешәләр җыю өчен Казанда 1,5 мең контейнер урнаштырылган

Казан чүпне аерып җыю проектын үстерүне дәвам итә – бүгенге көндә ПЭТ-шешәләр җыю өчен 1,5 мең контейнер урнаштырылган, дип яза Казан мэриясе сайты.

Пластик шешәләр җыю өчен Казанда 1,5 мең контейнер урнаштырылган

Казан чүпне аерып җыю проектын үстерүне дәвам итә – бүгенге көндә ПЭТ-шешәләр җыю өчен 1,5 мең контейнер урнаштырылган, дип яза Казан мэриясе сайты.

Шәһәр мэры Илсур Метшин, Киров һәм Мәскәү районнары активистлары белән очрашыр алдыннан, район башлыгы Сергей Миронов белән ике метрлы ятьмә шешә формасындагы гадәти булмаган контейнерны карады. Креатив контейнерны Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы  идарәче компаниясе 2015 елның җәендә урнаштыра башлаган. 2017 ел азагына 70 контейнер куелган. Идарәче комания директоры Олег Калимов сөйләгәнчә, 3 ел эчендә 39 тонна пластик шешә җыелган. Әлеге күләмдәге калдыкларны тапшырган өчен идарәче компания 800 мең сум акча алган. Әлеге сумманың бер өлешенә алар өстәмә контейнерлар, ә бер өлешенә җәен кайбер ишегалларына куярга таганнар алганнар. Илсур Метшин сөйләгәнчә, шәһәрдә куркыныч калдыкларны туплау өчен контейнерлар алырга акча бүленгән, ПЭТ-шешәләр җыю өчен 1,5 мең контейнер урнаштырылган. 

 

фото: https://www.kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazani-razmeshcheny-1-5-tys-konteynerov-dlya-sbora-pet-butylok/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X