16+

Пенсия тупланмаларын өстәмә финанслау акчалары күләме киметелә

Министрлар кабинеты Россия Пенсия фонды бюджетына төзәтмәләр керткән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Министрлар кабинеты Россия Пенсия фонды бюджетына төзәтмәләр керткән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Хөкүмәт сайтында басылган тәкъдимнәр нигезендә, Милли иминлек фонды хисабына иминиятләштерелгән кешеләрнең пенсия тупланмаларына өстәмә финанслау акчалары күләме киметеләчәк. 2017 елга һәм 2018, 2019 елларга план чорында Пенсия фонды бюджетына үзгәрешләр турындагы тәкъдимнәр Дәүләт Думасына җибәрелгән инде. Үзгәрешләр 2017 елда Пенсия фондына иминият кертеме күләме арту көтелүе белән бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading