16+

Олеся Балтусова Казан халкын «Том Сойер Фест» фестиваленә чакыра

Тарихи мохитне торгызучы фестиваль 2 июньнән эшли башлый.

Олеся Балтусова Казан халкын «Том Сойер Фест» фестиваленә чакыра

Тарихи мохитне торгызучы фестиваль 2 июньнән эшли башлый.

(Булат Низамиев, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында Казан халкын һәр елны узучы «Том Сойер Фест» волонтерлар проектына кушылырга чакырды.

Быел волонтерлар шәһәр үзәгендә җиде тарихи бинаның йөзен үзгәртергә алына. Болар Щапов урамындагы 19/21нче, Волков урамындагы 14нче, Достоевский урамындагы 12нче, Сара Садыйкова урамындагы 14нче, Габдулла Тукай урамындагы 33нче, Калинин урамындагы 4нче һәм Фатих Кәрим урамындагы 11нче йортлар.

Волонтерлар биналарның сырлап ясалган элементларын реставрацияләячәк. Бинаның тышкы диварларына грунтовка ясап, буярга җыеналар.

«Мин барыгызны да чакырам. Биналарны төзекләндерүдә бернинди тәҗрибәсе булмаганнарны да – анда эш җитәрлек. «Том Сойер Фест»та профессионаллар катнаша, алар кураторлык итә һәм бу эшләрдә булыша», – дип сөйләде Балтусова.

«Том Сойер Фест» – бу битараф булмаган казанлылар җыены. Бу Казандагы иң гамәли җәмәгать проекты. Әлеге хәрәкәттә фотографлар һәм журналистлар катнаша, алар бу йортлар, анда яшәүче кешеләр турында яза, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе.

Тулы интервьюны sntat.ru сайтыннан укырга була. Видеоверсия YouTubта «Татар-информ» каналында басылачак.

Әңгәмәнең телевизион версиясе «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында Татарстан 24 телеканалында шимбә 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе 13 сәгать 30 минутта карап булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading