16+

Олег Табаков каты авырудан соң вафат булды

Мәскәүдә СССР халык артисты, Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры һәм "Табакерка" сәнгать җитәкчесе Олег Табаков вафат булды, дип хәбәр иткән РИА “Новости”га театрның матбугат хезмәте.

82 яшьлек Олег Табаков ноябрь ахырында хастаханәгә ятуы билгеле булган иде. Соңрак матбугат чаралары, Яңа ел алдыннан хәле әйбәтләнгән булуга карамастан, артистның үпкәләренә ясалма сулыш аппараты тоташтырылуы хәбәр итте.

Матбугат чаралары мәгълүматы буенча, табиблар Табаковның туганнары дин әһелен хастаханәгә чакыруларын раслаган.

Табаков "Полеты во сне и наяву", "Человек с бульвара Капуцинов", "Ближний круг", "Сирота казанская" кебек киноларда уйнады.

Күп кенә мульфильм геройлары аның тавышы белән сөйләшә. "Бобик в гостях у Барбоса", "Трое из Простоквашино", "Каникулы в Простоквашино", "Зима в Простоквашино", "Ежик плюс черепаха" мультфильмнары аша Олег Табаков тавышы балаларга таныш.

Олег Табаковның хатыны, актриса Ольга Зудина, дүрт баласы калды.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading