16+

Өендәге тентүдән соң Татьяна Водопьянова хасатханәгә эләккән

Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова хастаханәгә эләккән. Бу хакта Татарстан профсоюзлары федерациясе матбугат хезмәте сәркатибе Ирина Пузакова хәбәр итте.

Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова хастаханәгә эләккән. Бу хакта Татарстан профсоюзлары федерациясе матбугат хезмәте сәркатибе Ирина Пузакова хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча Татьяна Водопьянованы гипертоник криз аркасында хастаханәгә алып киткәннәр.

Кичә түрәнең өендә тентү уздырганнар. Водопьянова янап акча алуда гаепләнә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аерым алганда, 2015 елның апрелендә профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова "Бәкер" шифаханәсенең баш табибыннан үзенең гомерен иминиятләштерүне күздә тотучы килешү төзүен таләп иткән. Соңрак әлеге килешү нигезендә 500 мең сум тирәсе акча алган. Мондый фактлар тагын кабатланган. Барлыгы җитәкче 3 млн сум үзләштергән булырга мөмкин.

Тентү барышында хокук саклау органнары түрәнең өендә дәлил буларак кулланылачак документлар һәм акча тапкан. Тикшерү дәвам итә. Җинаять эше ачылган.

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X