16+

Нәрсәсе белән алдыра «Бәкер» шифаханәсе?

«Бәкер» шифаханәсе үзенә күрә бер бизмән кебек. Кем кая гына барып ял итмәсен, ул аны һәрвакыт «Бәкер» белән чагыштыра. Татарстанда гына түгел, Россия буенча иң яхшылар исәбендә торучы «Бәкер» шифаханәсе ел саен 15000 кеше кабул итә һәм аларның күбесе монда кабат киләм дигән уй белән кайтып китә.

«Бәкер» шифаханәсе үзенә күрә бер бизмән кебек. Кем кая гына барып ял итмәсен, ул аны һәрвакыт «Бәкер» белән чагыштыра. Татарстанда гына түгел, Россия буенча иң яхшылар исәбендә торучы «Бәкер» шифаханәсе ел саен 15000 кеше кабул итә һәм аларның күбесе монда кабат киләм дигән уй белән кайтып китә.

Нәрсәсе белән алдыра соң «Бәкер»?

Иң зур өстенлекләреннән берсе – табигый байлыклары.

Бәкердәге сапропель ләме авыртуны баса, зарарланган тукымаларның яңару процессын тизләтә, иммунитетны күтәрә, ялкынсынуга каршы тора алу үзлегенә ия.

Ятмалы зәңгәр балчык кан әйләнешен яхшырта, организмнан шлакларны, агулы матдәләрне, авыр металларны чыгара, тән тиресен тарттыра, аны сыгылмалы итә.

«Мацеста» кебек югары минераллашкан, аз минераллашкан һәм эчә торган табигый сулар йөрәк-кан әйләнеше, ашкайнату системасы, эчәк авырулары, сидек юллары, җенси органнар, тире авырулары белән интегүчеләргә ярдәм итә.

«Бәкер» шифаханәсенең икенче өстенлеге – табигый байлыклар белән беррәттән, алдынгы медицина ысулларын куллану. Шифаханәнең 34 төрдәге медицина эшчәнлегенә лицензиясе бар. Эчке органнарны ультратавыш белән тикшерү, лаборатория анализлары, функциональ диагностика бүлмәләре, физиотерапия. «Бәкер»гә килгән һәр кешенең авыру тарихы тирәнтен өйрәнелгәннән соң гына аңа сәламәтләндерү курслары билгеләнә.

Бер җирдә дә булмаган үзгә мохит. «Бәкер» шифаханәсе турында иң еш әйтелә торган бәяләрнең берсе – искитмәле матур, үзенчәлекле табигать, хезмәт күрсәтүче персоналның мөлаемлылыгы, табибларның профессиональлеге, дәвалану корпусларының чисталыгы, төзеклелеге, уңайлылыгы. Болар барысы да нәкъ менә шушы мохитне тудыра да инде. «Бәкер»гә килгән һәркем рухы, җаны белән дә башка кешегә әверелә. Шуңа күрә мондагы үзара мөнәсәбәт тә җылы. Һәр көнне кунак сые икәнлеген дә әйтсәк, «Бәкер» шифаханәсе турында тулы картина туар кебек. Кунакчыллыкның бөтен рәхәтен тоясыгыз килсә, бер дә шикләнми, «Бәкер»гә барыгыз. Алар үзләре, безнең максат – сәламәтлек, диләр. Аннан да кыйммәт нәрсә бар? Ял итеп шушындый кыйммәтле күчтәнәч алып кайтып була икән, бу түгелме бәхет?

Тулырак: bakirovo.com, 8 800 200 6923

Реклама

Каршы йогынтысы булу ихтимал. Алдан белгеч белән киңәшләшегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading