16+

Мәскәүлеләр Айга "очкан"

Мәскәүдә Айга очуны имитацияләгән SIRIUS-17 дип аталган тәҗрибә старт алган. Өч хатын-кыз һәм өч ир-аттан торган экипаж әлеге уникаль комплекста 17 көн булачак.

Мәскәүлеләр Айга "очкан"

Мәскәүдә Айга очуны имитацияләгән SIRIUS-17 дип аталган тәҗрибә старт алган. Өч хатын-кыз һәм өч ир-аттан торган экипаж әлеге уникаль комплекста 17 көн булачак.

Бу вакыт аралыгында галимнәр изоляцияләнүнең психикага һәм физиологиягә тәэсирен өйрәнәчәкләр, шулай ук идарә ителә торган “Федерация” исемле космик кораб өчен костюмнар һәм идарә өлешләрен сынаячаклар.

SIRIUS тәҗрибәләрен Россия фәннәр академиясенең медицина-биология проблемалары Институты NASA белән берлектә үткәрә. Мондый тәҗрибәләр 2–3 атнага, 4 айга, 8 айга һәм бер елга планлаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading