16+

Мәскәү–Казан магистрален төзү кичектерелә

Мәскәү – Пекин югары тизлекле тимер юл магистраленең беренче участогын алдан планлаштырылганча Мәскәүдән Казанга кадәр түгел, ә Екатеринбургтан Чиләбегә кадәр төзергә мөмкиннәр.

Мәскәү – Пекин югары тизлекле тимер юл магистраленең беренче участогын алдан планлаштырылганча Мәскәүдән Казанга кадәр түгел, ә Екатеринбургтан Чиләбегә кадәр төзергә мөмкиннәр.

Бу хакта  «Татар-информ» «Ведомости»га сылтама белән хәбәр итә.

Инвесторлар Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре хакимиятләре белән берлектә РФ Хөкүмәтенә Уралда югары тизлекле магистраль участогын төзү турында заявка бирде. 2017 ел ахырында әлеге участокны 2030 елга кадәр исәпләнгән Россия транспорт стратегиясенә керттеләр.

Әлеге проект Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистраленең дәвамы булырга тиеш.

Хөкүмәткә Мәскәү – Казан магистрален төзү турында заявка әле килмәгән, ә башкаладан Владимирга кадәрге участокны (бу хакта элегрәк сүз барган иде) сафка бастыру Екатеринбург – Чиләбе участогын торгызуга караганда кыйммәтрәккә төшәчәк. Беренче участок – 459,5 миллиард, ә икенчесе 300 миллиард сум белән бәяләнә.

Мәскәү – Казан югары тизлекле магистраленең гомуми бәясе 1,3-1,5 триллион сум тәшкил итә. Моңа кадәр РФ транспорт министры Максим Соколов билгеләп үткәнчә, бюджетта әлегә бу проектны гамәлгә ашыру өчен акча каралмаган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading