16+

Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы вафат

Узган төндә 64нче яшендә авырудан соң танылган Россия фоторәссамы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловский вафат булды.

Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы вафат

Узган төндә 64нче яшендә авырудан соң танылган Россия фоторәссамы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловский вафат булды.

Михаил Козловский 1992 нче елдан Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә эшли. Моңа кадәр 10 елдан артык “Советская Татария”, “Вечерняя Казань” һәм “Известия Татарстана” газеталарында фотохәбәрче булган

Ул Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы булган, аның фотоархивын ясаган фоторәссам.

"Татар-информ" хәбәр иткәнчә, 2014 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган фоторәссам Михаил Козловскийга дәүләт бүләген –  “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.

Михаил Козловский белән хушлашу 22 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Актерлар йортында - Щапов урамындагы 37нче йортта була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading