16+

Министр халыкны санитар-экологик икеайлыкка кушылырга өндәде: «Без булмасак, бу эшне кем эшләр?»

Быел республиканың иң чиста районнарына балалар уен мәйданчыгы бүләк итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Быел республиканың иң чиста районнарына балалар уен мәйданчыгы бүләк итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков Министрлар кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Ай башыннан халыктан инде 11 мөрәҗәгать килгән, шуларның алтысы законсыз чүп өемнәре белән бәйле. Министр сүзләренчә, кар эри башлау белән, мондый мөрәҗәгатьләр тагын да артачак. Быел санитар-экологик икеайлыкка экологлар куәтле техника белән керде. Моңарчы да инде республикадагы чисталыкны вертолетлар, поездлар белән тикшереп торалар иде. Хәзер бу эшкә квадракоперлар һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләк иткән 16 автомобиль (шуларның 12се начар юллардан да йөри алган машина) да кушылды. Соңгылары ЭКОнадзор дигән яңа система белән коралланган.
– Барлык системалар да онлайн режимда эшли, һәр автомобильдә геолокация бар. Әлеге техниканың тагын бер өстенлеге – табигатькә зыян салган кешене хәзер урында гына җаваплылыкка тартып, штраф салып булачак, – ди Александр Шадриков.
Министр әле бу вазифада беренче тапкыр журналистлар алдында чыгыш ясады. Шуңа да аннан киләчәккә эш планнары турында да сораштылар.

– Беренче чиратта су чистарткыч корылмаларын яңартуга, яр буйларын ныгытуга басым ясаячакмын. Әлеге мәсьәләләр буенча өч еллык план төзелә. Шулай ук Идел елгасын чистарту эшен дәвам итәчәкбез. Быел моның өчен федераль акчалар да җәлеп ителергә мөмкин. Әлегә бу хәл ителеп бетмәгән. Адмиралтия бистәсе буенча да саллы гына эш башкарылган. Ул эшне дә дәвам итәчәкбез, – диде министр.

Министрлык оештырган «ЭКОяз2018» акциясенә килгәндә, быел әлеге хәрәкәткә урта һөнәри белем алучылар һәм вуз укучылары да кушыла ала. Алар өчен «ЭКОяз2018» бәйгесендә махсус «Иң актив ВУЗ/ССУЗ», «Иң актив студент» дигән номинация дә булдырылган. Шулай ук иң актив мәктәп, мәктәпкәчә учреждение, оешмаларны да билгеләячәкләр. Экологик хәрәкәттә актив катнашкан гаиләгә Кырымга юллама бирәчәкләр. Быел республика районнары да бүләксез калмый. Иң күп чүп өемнәре табып, аларны юк иткән районга балалар уен мәйданчыгы төзеп бирәчәкләр.
– Район җитәкчесе булып эшләгән тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, балалар өчен уен мәйданчыгы булдыру район халкы арасында зур кызыксыну уятачак, – диде Александр Шадриков.

Узган ел санитар-экологик икеайлык дәвамында, республика буенча табигатькә зыян салуның 10 меңнән артык очрагы теркәлә. 1746 урында законсыз чүп өемнәре ыргыту очрагы ачыкланган. 31 майга кадәр шуларның 93,5 проценты (1632се) тулысынча чистартылган. Барлык эшләрне дә «Татарстан Республикасы экологик картасыннан» күзәтеп була иде.
Министр республика халкын санитар-экологик хәрәкәткә кушылырга өндәде.
– Без булмасак, кем эшләр бу эшне? Безгә кирәк булмаса, кемгә кирәк ул? – дип тәмамлады чыгышын Александр Шадриков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading