16+

Мәчет Казаннан Мәскәүгә китәчәк

Татарстан галимнәренең күчмә мәчет уйлап табулары хакында сайтыбызда бер хәбәр иткән идек. Казанның ИТ-паркында исә әлеге "Мобиль мәчет"не тәкъдим иту чарасы узачак. Шуннан соң мәчет Мәскәүгә китәчәк.

Әлеге мәчет карап торышка автобусны хәтерләтә. Аның эчендә тәһарәт алу өчен аерым бүлмә, намаз уку өчен махсус зал бар. Мәчет хезмәтеннән файдалану бушлай. Ә менә чыгымнарны каплау өчен автобус-мәчеткә - тагылма арба өстәргә уйлыйлар. Анда кофе кайнату аппараты һәм фастфуд-кафе булачак, ди. Мәчетне теләгән кеше онлайн режимда чакырта ала. Моның өчен мәчетнең махсус сайты булдырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading