16+

Марат Әхмәтов район башлыкларына шелтә белдерде

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республикада чәчү кампаниясе барышы турында сөйләде.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республикада чәчү кампаниясе барышы турында сөйләде.

19 майга булган мәгълүматларга караганда, республикада чәчү 1,3 млн га җирдә, ягъни барлык мәйданның 73 процентында башкарылган. Арпа (382 мең га) һәм шикәр чөгендере (66 мең га) тулысынча чәчелеп беткән.

Сабан чәчүен беренчеләрдән булып Зәй муниципаль районы төгәлләгән. Сарман, Тәтеш, Әтнә, Апас һәм Нурлат районнары да чәчүне төгәлләүгә якын. Югары Ослан һәм Әгерҗе районнары сроклардан калышып бара. Аларда 42 һәм 48 процент мәйданда гына чәчелгән әле. Шулай ук Яшел Үзән, Бөгелмә, Әлки, Биектау һәм Кайбыч районнары да шактый калышалар.

– Узган атна буе эш бик кызу темплар белән барды, тәүлеккә 100 мең гектардан артык мәйданда чәчелде. Көзге чәчүлекләрне дә карарга кирәк. Чүпләр дә, корткычлар һәм авырулар да шактый. Шуңа күрә бик актив булырга, төнге режимда да эшләргә туры киләчәк, – диде ул.
Марат Әхмәтов бу елның дүрт аенда сөт җитештерү һәм сату мәсьәләләренә дә тукталды. Республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында 415 мең тонна сөт җитештерелгән.
Министр билгеләп үткәнчә, кайбер эре «сөтчелек» районнарында сөт җитештерү күләмнәре кимүгә дә карамастан, бар көчне җыеп, алар сөт күләмнәрен арттыруга ирешә алганнар.
Буа, Кайбыч, Апас районнарында исә сөт җитештерү кимегән.
– Монда гаепне «Ак Барс» холдингка гына аударып калдырып булмый, – диде Марат Әхмәтов. – Кызганычка, бу районнар башлыклары агрофирмалар буенча терлекчелек мәсьәләләрен үз өсләреннән төшерделәр, фермаларга йөрмиләр, эшлекле элемтәләр юк.
Уңай яктан үрнәк итеп министр Зәй муниципаль районы җитәкчелегенең инвестор белән уңышлы уртак эш алып баруын билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading