16+

Һәлакәткә очраган Ан-148 пилотларының соңгы сөйләшүләре нәрсә турында булганлыгы ачыкланган

Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә юлыккан Ан-148 очкычы пилотларының нәрсә хакында сөйләшүләре билгеле булды, дип хәбәр итә «RT на русском» агентлыгы.

Мәскәү өлкәсендә һәлакәткә юлыккан Ан-148 очкычы пилотларының нәрсә хакында сөйләшүләре билгеле булды, дип хәбәр итә «RT на русском» агентлыгы.

Агентлык мәгълүматлары буенча, һавага күтәрелгәннән соң пилотлар дисплейларда тизлек күрсәткечләрендәге аермага тап булган. Алар тизлекне арттырып һәм һава судносын җиргә таба авыштырып проблеманы хәл итәргә омтылган.

Шунысы да билгеле: пилотлар төзексезлекнең сәбәбен аңламаганлыктан, катлаулы вазгыятьтән чыгу юлын таба алмаган.

Исегезгә төшерәбез: 11 февральдә Ан-148 очкычы  «Домодедово» аэропортыннан күтәрелеп китүгә үк һәлакәткә юлыга. Салондагы 65 пассажир һәм 6 экипаж әгъзасының барысы да һәлак була.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading