16+

Кыргый этләр хайваннарга ташлана башлаган

Татарстанда кыргый этләр төркеме кыргый хайваннарга ташлана башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Илсур Измайлов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итә.

– Җәй көне кешеләр дачаларында этләр тота. Шәһәргә киткәндә ташлап калдыралар. Этләр кыргыйланып, ни күрсә, шуңа ташлана башлый. Зур этләр төркеменнән поши да, кабан да качып котыла алмый. Аларның балалары турында әйтеп тә торасы юк инде, – ди Питрәч, Лаеш урманнары территориясендәге “Радуга” аучылык хуҗалыгы каравылчысы.
Илсур Измайлов сүзләренчә, шундый ук хәл башка хуҗалыкларда да күзәтелә. Браконьерлыкка каршы рейд барышында алар урманда этләр ботарлаган кыр кәҗәләрен, куяннарны еш очратканнар.  

Әлегәчә Россиядә бу проблеманы хәл итә торган закон юк. Аны хәл итү  әлегә районнар җилкәсенә төшә. Күрәсең, район күләмендә генә бу проблеманы хәл итеп булмый инде. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading