16+

Кулланучы кәрҗинендә балыкны арттырачаклар

Россиядә кулланучы кәрҗиненең составын яңадан караячаклар. Закон нигезендә, кулланучы кәрҗинен биш елга бер үзгәртеп торалар. Бу юлы кәрҗин составына кергән балыкны арттырырга җыеналар. Шул ук вакытта, хөкүмәт кибеттә балык бәясен киметү өчен балыкчыларга уңайлы шартлар тудыру турында да уйлана, дип яза «Известия» газетасы.

Икътисадны үстерү, Хезмәт һәм социаль яклау, Сәламәтлек саклау министрлыклары кулланучы кәрҗинендәге балык нормасының күпме булырга тиешлеге турындагы фикерләрен июнь аена кадәр җиткерергә тиеш, ди. Үзгәртелгән кулланучы кәрҗине 2021 елдан гамәлдә булачак.
 
Кулланучы кәрҗине – кешенең бер елга җитәрлек ихтыяҗлары җыелмасы ул. Аңа кеше ел дәвамында куллана торган хезмәтләр, кием-салым, аяк киеме кебек товарлар һәм бер елга җитәрлек азык-төлек исемлеге кергән. Кулланучы кәрҗиненең бәясе кешенең яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә.

Һәр төбәк әлеге кәрҗинне үзе төзи. Татарстанда 2013 елда Дәүләт Советы кабул иткән закон гамәлдә. Татарстандагы кулланучы кәрҗине буенча эшкә сәләтле бер кешегә аена якынча 1,6 кило балык туры килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading