16+

Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узачак

21 февраль көнне Кукмарада республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиадасының финал ярышлары уздырыла. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре, мөгаллимнәр арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру максатыннан, оештырыла. Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымга якын катнашучы 9 төр...

21 февраль көнне Кукмарада республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиадасының финал ярышлары уздырыла. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре, мөгаллимнәр арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру максатыннан, оештырыла. Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымга якын катнашучы 9 төр буенча көч сынашачак: чаңгыда узышу эстафетасы, тимераяк (шорт-трек), өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, аркан тарту һәм башкалар. Мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында ир-атларга 2 чакрымга, хатын-кызларга 1 чакрымга чаңгыда VIP-узышы каралган, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading