– Һәркөнне уртача 17 тонна сөт җыябыз, аны суытабыз һәм фильтр аша чыгарабыз. Соңыннан чималны Арча һәм Саба сөт заводларына тапшырабыз. Минем шулай ук Аш-Бузи һәм Адаево авылларында ике пекарням бар. Әзер продукцияне сату буенча Кукмара, Балтач, Арча, Саба һәм республиканың башка районнарындагы кибетләр белән хезмәттәшлек итү җайга салынган. Шуңа күрә сөт продукциясен сату вариантлары турында да артык баш ватмыйм, – ди ул.
Комментарийлар